Татарстан яңадан электроника калдыклары җыю буенча экология программасында катнашты

2023 елның 24 феврале, җомга

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында 20 һәм 21 февральдә Түбән Кама, Чаллы, Менделеевск һәм Алабугада электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыелды. Бюджет учреждениеләре һәм оешмалар 10 тоннага якын электр җиһазлары тапшырганнар. Бөтен җыелган  электротехника калдыклары эшкәртү өчен махсус экологик комбинатка тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән нәтиҗәле файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда, «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Программаның төп максаты - халыкка экологик һәм үз вакытында хезмәт иткән техниканы эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирү. Утильләштерү электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча Табигатьтән рациональ файдалану фондының үз куәтләрендә, шулай ук партнерлар предприятиеләрендә башкарыла.
Программада катнашу кагыйдәләре белән https://eko-fond.ru/electronics/ сылтамасы буенча танышырга  мөмкин.

Чара экологик тәрбияне, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экология»  илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International