Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгында бүген «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экология программасына йомгак ясадылар. Татарстан җиңүче регионнар рәтенә керде. Ведомство бүләкләре белән 2022 елда электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын аерып җыю өчен иң уңай шартлар тудырылган субъектларның хакимият органнары җитәкчеләре билгеләп үтелде. Лидерлар арасына шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород, Тула өлкәләре, Мордовия һәм Мари Эл Республикасы.
Алабуга балалар экология-биология үзәгендә Татарстан шәһәрләре һәм районнарының 7-11 сыйныф укучылары өчен «Мәктәп белемнәреннән фәнни эзләнүгә» ХIV фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре чакырылды.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Чистай шәһәрендә яшәүчедән Берняжка елгасы ярында законсыз урнаштырылган кар өемнәре турында хәбәр килде.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең яшь натуралистлары өчен экодәрес үткәрделәр, анда канатлы дусларга кышны кичерергә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Түбән Кама балыкчылары белән берлектә Каракүл күлендә балыкларның күпләп үлүен булдырмау һәм сулыкны кислород белән туендыру буенча чара үткәрделәр.
28 февральдә һәм 1 мартта «Мега Казан» сәүдә үзәгендә «Экологик Хаб» узачак. Бу инде өченче белем ярминкәсе - беренче тапкыр «ЭкоХаб» 2021 елның 18-19 февралендә узды. Проектның максаты-Татарстанның мәктәп укучылары арасында экологик һөнәрләрне популярлаштыру. Чара ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Бу максатларга федераль бюджеттан якынча 69 млн сум бүлеп биреләчәк.
Бу хакта бүген үз интервьюсында экология министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде. Алга таба «Экология» илкүләм проекты кысаларында Тукай районында Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту каралган. Спикер аңлатып узганча, бу эшләрне финанслау 2025 елга бюджетка салынган. «Ләкин безнең бурыч – иртәрәк, 2023-2024 елларда ук акча җәлеп итү. Республиканың бу өлешендә яшәүчеләр өчен мөмкин кадәр тизрәк уңай шартлар тудыру», - дип билгеләп үтте ул.
Бүген экология министры урынбасары Егор Тарнавский Татарстан халкы белән ТР Регион белән идарә итү үзәге мәйданчыгында туры линия вакытында аралашты. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда республиканың табигатьне саклау чараларына 52 млрд.сумнан артык акча юнәлдерелгән, шулардан бюджет финанславы күләме 20,43 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән 12,14 млрд. сумы-федераль бюджет акчалары һәм 7,08 млрд. сум Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Азнакай районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Азнакайда Лобачевский урамы буенча 2 рөхсәтсез кар өеменә тап булганнар.
27 февраль көнне 14:00 сәгатьтә бу теманы Татарстан Республикасының регион белән идарә итү үзәгенең туры эфирында тикшерәчәкбез. Эфир кунагы – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Александрович Тарнавский.