Экология министрлыгы инспекторлары «Балык – булсын!» акциясен дәвам итә. Бу юлы ул Буа районында узды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре белән берлектә, «Балык - булсын!» акциясе кысаларында  Буа районының Адав-Толымбай авылы янындагы исемсез күлдә аэрация үткәрделәр.  Мондый профилактик чараларны вакытында үткәрү суда өстәмә кислородка баета һәм балык запасларын сулыкларда сакларга мөмкинлек бирә.

 «Карлы һәм салкын кыш су асты  тормышы өчен кыенлыклар тудыра. Кислород җитмәү сәбәпле, балыкларның   күпләп үлү ихтималы арта. Шуңа күрә елның бу вакытында безнең хезмәткәрләр гадәттәгечә республика сулыкларын аэрацияли» - дип сөйли Идел аръягы территориаль идарәсе белгече.

Су астында яшәүчеләргә   кислород бирү өчен табигать саклау ведомстволары белгечләре яр буе сызыгында  50 дән артык  бәке борауладылар, ә  алар туңмасын өчен, камыш салдылар. Исегезгә төшерәбез, кичә мондый экологик акция Югары Кабан күлендә узды. Биредә  бәкеләр һәрвакыт  бораулана, чөнки берничә ел элек күлдә суда кислород җитмәү сәбәпле күпләп балык  үлү теркәлгән иде. Белешмә өчен: чара «Экология»  илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International