ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Лаеш районының Никольское  мәктәбе «Әйдәгез, планетаны бергә саклыйк!» экология буенча агитбригадалар республика конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс Халыкара җир көненә багышланган һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән оештырылган.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкка Изумрудное күлендәге бозның табигый булмаган төскә (ачык алсу) ия булуы турында шикаять килде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре Казанның Киров районына чыктылар.

Азнакай шәһәр прокуратурасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларын җәлеп итеп, шәхси эшмәкәр Р.Р. Шәрифуллинны планнан тыш тикшерде.

Росводресурслар тарафыннан Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын көйләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы үткәрелде. Татарстан Республикасын ТР экология министры Александр Шадриков тәкъдим итте.


4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

3 апрельдән 4 апрельгә каршы төндә Осиново бистәсендә урнашкан Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясе атмосфера һавасында җилнең Төньяк юнәлешендә һәм тулы штильдә күкертле водород буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән артуын теркәгән. Уртача арту 2,3 рөхсәт ителгән иң чик концентрациясен тәшкил итә.

Казанның 33 нче хәрби шәһәрчеге янындагы Урта Кабан күленә пычрак агынтылар  ташлау турындагы мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыктылар.

Чаллыда Энтузиастлар бульварында  «Рәхим итегез, сыерчыклар!» дип исемләнгән шәһәр экология акциясе узды.

Түбән Кама районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Ильинка авылыннан көнбатыштарак җир асты байлыкларыннан үз белдеге белән файдалану фактын теркәделәр. Урында махсус техника – бульдозерлар һәм  йөк төягечләре эшләгән. Алынган комның гомуми мәйданы 3300 кв. м тәшкил итә, күләме 14850 куб. м.

Чистай районы мониторингы барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урамнарны кышкы җыештырудан калган карны Чистай шәһәренең Ржавец елгасының су саклау зонасында рөхсәтсез урнаштыруны ачыклаганнар.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чаллы халкының «М-Лидер» ҖЧҖ җитештерүеннән кара төтен чыгуга мөрәҗәгать  килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International