Экологлар пычрак агынты суларын Урта Кабан күленә кем ташлаганын ачыклый

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Казанның 33 нче хәрби шәһәрчеге янындагы Урта Кабан күленә пычрак агынтылар  ташлау турындагы мәгълүмат буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында, агынты сулар агып торган торба табылган. Белгечләр су пробаларын алганнар. Тест нәтиҗәләре 7 көннән соң билгеле булачак. Торба кем балансында торганлыкны билгеләү өчен «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты» МКУнә запрос җибәреләчәк. Пробаларны анализлау һәм баланс тотучыны билгеләү нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International