Түбән Камада Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары җир асты байлыкларыннан үз белдеге белән файдаланган хокук бозучыларны тоткан

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Түбән Кама районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Ильинка авылыннан көнбатыштарак җир асты байлыкларыннан үз белдеге белән файдалану фактын теркәделәр. Урында махсус техника – бульдозерлар һәм  йөк төягечләре эшләгән. Алынган комның гомуми мәйданы 3300 кв. м тәшкил итә, күләме 14850 куб. м.

Махсус техника милекчеләрен билгеләү өчен экологлар ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлегенә запрос җибәргән. Барлык материаллар да процессуаль карарлар кабул итү өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенә, Түбән Кама шәһәр прокуратурасына һәм РФ Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Түбән Кама бүлегенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International