Чаллы предприятиесе хокук бозулар белән эшләде

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Чаллы халкының «М-Лидер» ҖЧҖ җитештерүеннән кара төтен чыгуга мөрәҗәгать  килде.

Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар, атмосфера һавасының пычрануы факты расланды. Күзәтчелек чаралары барышында экологлар «М-Лидер» ҖЧҖ предприятиесенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объект буларак исәптә торуын һәм барлык чыганакларның исәпкә алынуын ачыкладылар. Әмма чыгару чыганагы атмосфера һавасына чыгарылган пычраткыч матдәләрне тоту аппаратурасы һәм системасы белән җиһазландырылмаган. Шулай ук предприятие тарафыннан уңайсыз метеорологик шартларда чыгаруларны киметү планы эшләнмәгән.

Юридик затка карата табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм 60 көн эчендә хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International