ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Су объектларын һәм аларның экосистемаларын саклау һәм торгызуның актуаль мәсьәләләре» темасына Россия Федерациясе Дәүләт Думасының парламент тыңлауларында катнашты.
Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Быелгы тема - «Сәламәтлек һәркем өчен».
Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында «Түбән углеродлы энергетика – алга таба үсеш перспективалары» панель дискуссиясе узды. Монда геосәяси һәм икътисади хәлне исәпкә алып декарбонизация мәсьәләләре, шулай ук углерод берәмлекләре базарын үстерү турында фикер алыштылар.
Минзәлә шәһәренең 2 нче мәктәбендә Татарстан халыкларының республика фестивале узды. Фестиваль экологик традицияләр темасына багышланды. Исегезгә төшерәбез, бу ел республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.
Казанда Казан компрессор машиналары төзү заводы хезмәткәрләренең нефть (нефть продуктлары) агызуны локальләштерү һәм бетерү эшләренә әзерлеген раслау буенча комплекслы өйрәнүләр узды.
«Общий Сбор» бөтенроссия онлайн конкурсы март аенда ук старт алды. Конкурс «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» сулык ярларын чүп-чардан чистарту акциясе кысаларында үткәрелә. Конкурсны оештыручы - Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы.
Иртәгә, 7 апрельдә, 11:00дән 12: 00гә кадәр теләгән һәркем электролом калдыкларын утильләштерүгә тапшыра алачак. Электроника кабул итү Спартаковская урамы, 53 нче йорт адресы буенча узачак. 24 нче балалар бакчасы территориясендә махсус машина торачак.
Әлмәттә хокук бозучыны әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны 75 946 сум күләмендә капларга мәҗбүр иттеләр. Әлмәт шәһәр суды шундый карар чыгарды.
Ел саен Теләче районының Шәдке мәктәбендә «Безнең тирәдәге экология» экоконференциясе уза. Бу мәктәп очраклы гына сайланмаган, ул ТР буенча экологик-географик белем һәм тәрбия буенча инновацион мәйданчык булып тора.
4 апрельдә 21:20 сәгатьтән 7:40 сәгатькә кадәр Осиново бистәсендә урнашкан Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясе атмосфера һавасында күкертле водород буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрациянең артуын теркәгән. Максималь арту тапкырлыгы 2,67 рөхсәт ителгән иң чик концентрация тәшкил итә.