Чистайда Ржавец елгасы янында карның законсыз туплануы ачыкланган

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Чистай районы мониторингы барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары урамнарны кышкы җыештырудан калган карны Чистай шәһәренең Ржавец елгасының су саклау зонасында рөхсәтсез урнаштыруны ачыклаганнар. Закон бозу факты  Фрунзе һәм К.Маркс урамнары киселешендә елга аша күпер янында. Пычранган участокның мәйданы 96 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме 86,4 куб. м. лаборатория белгечләре тарафыннан кар пробалары алына. Анализ нәтиҗәләре буенча нефть продуктлары буенча 5,63 тапкыр артыклык ачыкланган.

«ИНДУСТРИЯ» ҖЧҖ адресына хокук бозуны бетерү турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International