«Түбән Кама» милли паркының урман массивларында 200дән артык сыерчыклар һәм песнәкләр өчен оялар эленәчәк

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Чаллыда Энтузиастлар бульварында  «Рәхим итегез, сыерчыклар!» дип исемләнгән шәһәр экология акциясе узды. Чараны ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Чаллы шәһәре нең Үзәк районы администрациясе ярдәме белән 4 нче балалар экология-биология үзәге һәм «Түбән Кама» милли паркы оештырды. Акция кысаларында укучылар арасында иң яхшы сыерчык яки  песнәк оясына конкурс игълан ителде. Шәһәр акциясендә барлыгы 150дән артык бала һәм педагог катнашты. Конкурска 200дән артык кош  оялары тәкъдим ителгән. Акциядә җиңүчеләр һәм призерлар «Түбән Кама» милли паркы дипломнары һәм бүләкләре белән бүләкләнделәр. Барлык сыерчыклар һәм  песнәкләр оялары милли паркка тапшырыла һәм урман массивларында эленәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International