Азнакай шәһәренең «Кристалл» һәм «Городок» автомойкалары хуҗасына карата карар чыгарылды

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Азнакай шәһәр прокуратурасы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларын җәлеп итеп, шәхси эшмәкәр Р.Р. Шәрифуллинны планнан тыш тикшерде.

Тикшерү барышында экологлар берничә хокук бозуны ачыклаган. Ике автомойкада әйләнә-тирә мохит сыйфаты нормативларын үтәүне тәэмин итү максатыннан әйләнешле су  системасы кулланылмый. Шулай ук «Городок» юу урынында атмосферага пычраткыч матдәләр чыгару чыганаклары инвентаризацияләнмәгән, бу «Атмосфера һавасын саклау турында» федераль законны бозу булып тора.

Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы буенча административ эш кузгатылган һәм Ык буе территориаль идарәсенә карауга җибәрелгән.

Шәхси эшмәкәргә карата Ык буе территориаль идарәсе тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1  статьясы буенча карар чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International