Экология министрлыгының Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясе күкертле водород буенча артуларны теркәде

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

    

3 апрельдән 4 апрельгә каршы төндә Осиново бистәсендә урнашкан Атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станциясе атмосфера һавасында җилнең Төньяк юнәлешендә һәм тулы штильдә күкертле водород буенча рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән артуын теркәгән. Уртача арту 2,3 рөхсәт ителгән иң чик концентрациясен тәшкил итә.

ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һаваның торышын бәяләү өчен урынга чыктылар. Экологлар һава пробаларын алганнар. Тикшеренү нәтиҗәләре берничә көн эчендә билгеле булачак.

Моннан тыш, «Салават Күпере» торак комплексында һәм Осиново бистәсендә күчмә экологик лаборатория тарафыннан һава пробаларын алу өчен төнге чыгу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International