«Агачлар – тере табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия программасы кысаларында фотоконкурс старт алды. Аның төп максаты-гасырлар буе үскән агачларның матурлыгын җиткерү һәм Россиянең уникаль табигый мирасына кызыксынуны арттыру.
«Экология - традицияләрдә» республика экологик рәсемнәр конкурсы башланды. Оештыручы - ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы. Төп максат балалар һәм яшьләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү, экологик һәм гражданлык патриотик тәрбия чарасы буларак сәнгать иҗатының ролен арттыру.
Татарстан 30 һәм 31 мартта хезмәт иткән электрониканы түләүсез утильләштерү буенча акциядә актив катнашты һәм Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләрендә офисларны экологик яктан чистарак итте. Махсус экологик комбинатка эшкәртү өчен 7 тоннадан артык электролом калдыклары тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экология министры Александр Шадриков рәислегендә Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.
Азнакайның 8нче «Гнездышко» балалар бакчасында «Эколяталар - яшь табигатьне саклаучылар» дигән муниципаль экологик конкурс узды.
Бүген Экология министрлыгында Казанның Киров һәм Авиатөзелеш районнарында һава сыйфаты мәсьәләләре буенча чираттагы ведомствоара киңәшмә узды. Анда ведомство башлыгы Александр Шадриков, Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсе, ТР Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ катнашты.
«ПЖКХ» ИК» ҖЧҖнең Татарстан Республикасының көнбатыш зонасы буенча каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы тарафыннан закон таләпләрен бозып, 2022 ел ахырында һәм 2023 ел башында Казан шәһәре, Тукай урамы, 125 йорт адресы буенча урнашкан контейнер мәйданчыгыннан 20 көннән артык каты коммуналь калдыклар чыгарылмаган.
Хөрмәтле геологлар, геофизиклар, геодизистлар, топографлар, галимнәр, тау эшчеләре, җир астының геологик өйрәнүенә катнашы булган барлык кешеләр!
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстанның экология министры санитар-экологик икеайлыкка старт бирде. Ул традицион рәвештә 1 апрельдән башлана. Төп максаты-чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү, чистарту. Бу эшнең актуальлеге һәм кирәклеге ел саен статистика белән раслана.
Бу көннәрдә атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән кыйммәтеннән артуы теркәлмәгән.