1 апрельдә Татарстанда башланган санитар икеайлыкның беренче ике атнасында табигать саклау ведомстволары һәм күзәтчелек органнары тарафыннан 1371 хокук бозу очрагы ачыкланган. 730 хокук бозуның яртысыннан артыгы бетерелгән инде. 298 беркетмә төзелде, 130,5 мең сумлык административ штраф салынды. Һәр икенче хокук бозу (693) калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру белән бәйле, 345 чүплек юкка чыгарылган.
7-14 апрельдә Казан шәһәренең һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы ике станциясендә күкертле водород буенча рөхсәт ителгән концентрациядән артып китү теркәлгән. Осиново бистәсендә урнашкан АСКЗА-1дә 1,9 тапкырга арткан һәм Максимов урамы 76 АСКЗА-3тә - 3,8.
Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре әйдәп баручы белгечләр – орнитологлар белән берлектә Кама Тамагы районы территориясенә күчмә тикшерү үткәрделәр. Тикшерүнең максаты дала лачыннары өчен ясалма оялар (хеклар) урнаштыру өчен урын сайлау һәм чебиләрне күзәтү өчен волонтерлар лагерен оештыру мәсьәләләрен тикшерү.
Буа шәһәренең академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә 6-11 сыйныф укучылары өчен «Экология һәм мин» дигән XXI район экология конференциясе узды. Конференциядә министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары да катнашты.
Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин катнашында 2023 елда Татарстан районнарына беренче авиатикшерү үткәрелде. Рейд Казан, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч һәм Лаеш районнары территорияләрен карау буенча башкарылган.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында климат сәясәте мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасын декарбонизацияләү планнары буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, республика оешмалары, министрлыклары һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.
Казан шәһәренең Мәскәү район суды хокук бозучыны әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны капларга мәҗбүр итте. Элегрәк Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе адресына «Халык контроле» системасы аша Биектау районының Шигали авылында рөхсәтсез чүплек турында мөрәҗәгать килгән иде.
ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм 4 нче балалар экология-биология үзәге тәрбиячеләре Чаллының 2 нче мәктәбенең икенче сыйныф укучылары өчен экологик викторина үткәрделәр.
Шәһәр ориентирлашуы һәм туган якны өйрәнү буенча 25 еллык юбилейный «Tat-Rus» спорт-интеллектуаль уены 22 апрельдә узачак. Бу юлы ул Казанның сәнгать кыйммәтләренә багышлана.
Парламентарийлар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапны тикшерделәр. Экология министрлыгы эше турында доклад белән экология министры Александр Шадриков чыгыш ясады.