Республикада санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияләрне җыештыру буенча чаралар уза. Аңа беренчеләрдән булып «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары да кушылды. Апрельнең беренче атнасында «Чиста булачак» волонтерлары 16 табигатьне саклау чарасы оештырды.
Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары прокуратура хезмәткәрләре белән берлектә Менделеевск районына мониторинг үткәрделәр.
Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск районының 14 нче «Родничок» балалар бакчасының «Кояшлы» һәм «Ал җилкәннәр» әзерлек төркемнәре өчен «Урман көче» дигән экологик дәрес үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы адресына Совет районы Питрәч урамындагы 2ж йорт янындагы чокырны күмеп кую турында мөрәҗәгать килде.
Казан экология буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабына старт бирү өчен илебезнең төрле почмакларыннан килгән кунакларны каршы алды.
Мәскәүдә 5-6 июньдә «Экология» XIV Халыкара форумы узачак. Чара Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көненә һәм Экологлар көненә багышлана. Форум Дәүләт Думасы, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, шулай ук хакимиятнең төп органнары ярдәме белән оештырыла. Ел саен анда Россиянең 70 төбәгеннән 1200дән артык кеше катнаша.
Яңа территориаль идарә башлыгын Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе коллективына экология министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин тәкъдим итте.
Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары журналистлар белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында чүплекләргә рейдка чыктылар.
Арча балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү. Дөньякүләм күзаллауны үстерү һәм тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге» темасына экология буенча төбәк семинары үтте. Чарада ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районының Сокура авылы янындагы Мишә елгасының су саклау зонасында законсыз җир эшләре алып барылуы турында мөрәҗәгать килде.