Татарстанда санитар-экологик икеайлык үткәрүнең ике атнасында 1371 хокук бозу очрагы ачыкланган

2023 елның 15 апреле, шимбә

1 апрельдә Татарстанда башланган санитар икеайлыкның беренче ике атнасында табигать саклау ведомстволары һәм күзәтчелек органнары тарафыннан 1371 хокук бозу очрагы ачыкланган. 730 хокук бозуның яртысыннан артыгы бетерелгән инде. 298 беркетмә төзелде, 130,5 мең сумлык административ штраф салынды. Һәр икенче хокук бозу (693) калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру белән бәйле, 345 чүплек юкка чыгарылган.

Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 1 183 мөрәҗәгать килгән (2022 елның шул ук чорында алар 237 булган. Мәктәп эко-патруле системасы ягыннан шактый үсеш теркәлгән. Апрель башыннан инде 922 хәбәр).

Муниципаль берәмлекләр тарафыннан икеайлык башыннан 38,5 мең куб. м. каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, территорияләрне чистартуга 87,6 мең кеше һәм 1 377 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, 10 447 агач һәм куак утыртылган, юлларны, тукталыш павильоннарын чистарту үткәрелә.

Республиканың транспорт комплексы предприятиеләре тарафыннан төбәк һәм федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан 2 110 куб.м. каты көнкүреш калдыклары җыелган, көн саен 525 кеше һәм 171 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.

Татарстан Республикасы чикләрендә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге буенча «РЖД» ААҖ филиаллары һәм Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе тарафыннан тимер юл һәм аның тирәсендәге территорияләрне тиешле санитар-экологик хәлгә китерү буенча эшләр алып барыла, җыелган территориянең мәйданы 39 851 кв. м тәшкил итә.

13 апрельдә быел беренче авиаочу үткәрелде, 8 район (Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Биектау, Питрәч һәм Лаеш) һәм Казан шәһәре тикшерелде, 66 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Авиаочыш барышында төп игътибар су саклау зонасына бирелә.

Май башында шулай ук Росприроднадзор һәм прокуратура органнары вәкилләре катнашында тимер юлның бүлеп бирелгән полосасын комиссия белән урап узу планлаштырыла. Барлык муниципалитетлар да паркларны, скверларны һәм массакүләм ял итү урыннарын җыештыра башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International