Санитар-экологик икеайлык кысаларында безнең экологлар һәм битараф булмаган татарстанлылар табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашалар һәм республика районнарында тәртип урнаштыруны дәвам итәләр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында чүплекләр буенча рейд узды. Моторная, Дачная, Әмәт, Подлужная һәм Подгорная урамнарындагы контейнер мәйданчыкларын ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Радик Нәҗметдинов Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы, Вахитов районы прокуратурасы һәм «ПЖКХ»ИК» ҖЧҖ вәкилләре белән бергә тикшерде.
ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре М.М. Вахитов исемендәге гимназия юннатлары белән декабрист В.П.Ивашев исемендәге паркта сыерчык оялары элгәннәр.
ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай районы мониторингы барышында Әсәй авылында Заречная урамында табигатьне саклау бозылуын ачыкладылар. Эстәрле елгасы ярында су объектына ирекле керүне чикләүче койма урнаштырылган, бу су законнарын бозу булып тора.
Илнур Ирек улы Гобәйдуллин 1981 елда туган.югары белемне Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә алган. 2020 елдан бүгенге көнгә кадәр Илнур Гобәйдуллин Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары вазыйфасын башкарды.
Казан шәһәре Совет районы Кече Кылык бистәсендәге Большая Красная урамындагы санкцияләнмәгән чүплек турында алынган мәгълүмат буенча, экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында контейнер мәйданчыгының чүпләнүе ачыкланган. Пычранган участокның гомуми мәйданы 32 кв. м, күләме 16 куб. м тәшкил итә.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Әлмәт районының Иске Суркино авылындагы Яшьләр урамында санкцияләнмәгән агач калдыклары җыю турында мөрәҗәгать килде.
Иртәгә, 18 апрельдә, 16:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр теләгән һәркем үз срогын үтәгән техниканы утильләштерүгә тапшыра алачак. Электроника Казан шәһәренең Совет районы Патрис Лумумба урамы, 40/1 адресы буенча кабул ителәчәк. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты бинасы каршындагы парковкада махсус машина торачак. Җыю ноктасын камераны QR-кодка кертеп белергә мөмкин.
«ТИСБИ» идарә университетында «Экология тотрыклы үсеш максатлары аша: экологик мәгърифәттән экологик белем бирүгә һәм экологик культурага» темасына квалификация күтәрү программасы узды. Программа кысаларында шулай ук экологик коммерцияле булмаган оешмалар, волонтерлык берләшмәләре вәкилләре һәм Ханты-Манси автономияле округы Югра активистлары өчен тренинг оештырылды.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасында биологик калдыклар белән эш итү өлкәсендәге закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.