ТР Экология министрлыгында климат сәясәте мәсьәләләре һәм декарбонизация планнары турында фикер алыштылар

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында климат сәясәте мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасын декарбонизацияләү планнары буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Анда экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, республика оешмалары, министрлыклары һәм югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының 2050 елга кадәр парник газлары чыгаруның түбән дәрәҗәсе булган социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планы каралды. Эшче төркем әгъзалары планны хупладылар.

Чаралар планы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/strategii-sotsialno-ekonomicheskogo-razvitiya-s.htm.

Белешмә:

2050 елга кадәр парник газлары чыгаруның түбән дәрәҗәсе булган социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары планы 50дән артык чараны һәм 28 башкаручы оешманы үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International