Бүген Экология министрлыгы хезмәткәрләре әйдәп баручы белгечләр – орнитологлар белән берлектә Кама Тамагы районы территориясенә күчмә тикшерү үткәрделәр. Тикшерүнең максаты дала лачыннары өчен ясалма оялар (хеклар) урнаштыру өчен урын сайлау һәм чебиләрне күзәтү өчен волонтерлар лагерен оештыру мәсьәләләрен тикшерү.
Булачак мәйданчык урынына Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, лачынлы ау һәм ерткыч кошларны саклауны яратучылар берлеге «Русский сокол» коммерцияле булмаган оешма Президенты Илдар Еналеев, А.И. Щеповских исемендәге төбәк иҗтимагый фондының башкарма директоры Андрей Агарков, Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыхов, галим-орнитологлар килде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы «СИБУР» компаниясе ярдәме белән Татарстан Республикасында дала лачыннарын реинтродукцияләү проектын гамәлгә ашыра башлый. Проектны гамәлгә ашыру волонтерларны җәлеп итеп, фәнни берләшмәнең фәнни озата баруы белән күздә тотыла. Проект СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» грант конкурсында җиңүче булды. Хәзер инде компания һәм Анатолий Иванович Щеповский исемендәге төбәк иҗтимагый фонды арасында әлеге проектны гамәлгә ашыру турында килешү имзаланган.
Бүген экология министры урынбасары Ольга Манидичева билгеләп үткәнчә, дала лачыны – Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән сирәк очрый торган кошлар төре. «Безнең республикада дала лачынының оя коруы соңгы тапкыр 1974 елда Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралы участогы территориясендә теркәлгән. Шуңа күрә бу сирәк кошның популяциясен торгызу бик мөһим. Экология министрлыгы галимнәр белән берлектә лачыннарны реинтродукцияләү проектын әзерләде, һәм без аны гамәлгә ашыра башлыйбыз инде. Бүген хеклар урнаштырылачак урынны сайладылар. Бу Кама Тамагы районы».
Сайланган җирлек өлешчә урманнар белән капланган һәм торак пунктлардан һәм интенсив хәрәкәтле автомобиль юлларыннан ерак урнашкан чокырлы-күлле рельефка ия.
«Мондагы урыннар бу кош өчен бик яхшы – калкулыклы рельеф, янында елга, урманнар һәм ачык мәйданчыклар бар. Беренче партия 10 чеби- кошчыкка боҗра киертеләчәк, -дип хәбәр итте галим-практик, «Холзан» үзәге вәкиле Юрий Павлов.
Татарстан проекты «Холзан» ерткыч кошларны реабилитацияләү үзәге ярдәме белән тормышка ашырыла. «Холзан» үзәге Россиянең ерткыч кошларны тоту, реабилитацияләү һәм үрчетү буенча иң эре үзәге булып тора. Кырым Республикасында һәм Свердловск өлкәсендә урнашкан 2 питомнигы бар.
Дала лачынының балаларын Татарстан үзәгенә әлеге үзәк питомникларыннан китерәчәкләр.
«Бу – Татарстан проекты, - ди комерцияле булмаган оешма вәкиле, фән докторы, Тимирязев академиясе профессоры Илдар Еналиев. - Без хэкларны урнаштыру өчен урын сайлыйбыз, анда ай ярымнан соң зур чебиләр кертеләчәк. Бу кошлар җирле табигать шартларына яраклашачак. Бу процесс реинтродукция яки аның тарихи ареалында төрне яңадан кертү, торгызу дип атала. Элек монда дала лачыннары яшәгән. Ләкин узган гасыр ахырында күп факторлар аркасында популяция юкка чыккан. Безнең бурыч аларның санын торгызу».
Проектны гамәлгә ашыру планы белән Кама Тамагы районында Андрей Агарков уртаклашты. А.И.Щеповских исемендәге төбәк иҗтимагый фондының башкарма директоры сөйләвенчә, Татарстан Республикасында лачыннарны реинтродукцияләү проекты «Холзан» үзәгеннән чебиләр (парлар) китерүне, кошлар өчен хеклар урнаштыруны, кошларны 3 ай дәвамында ашатуны һәм саклауны тәэмин итү өчен волонтерларның палаткалы лагерен оештыруны, ә аннары аларны табигый яшәү шартларына чыгаруны күздә тота.
Карап чыгу нәтиҗәләре буенча хеклар урнаштыру өчен ике урын сайланган. Проект кыска вакытлы һәм май ахырында июнь башында ук республика территориясенә дала лачыны чебиләрен кертү планлаштырыла.