Александр Шадриков: «Безнең бурыч - республиканың һәм аның һәр кешесенең имин экологик киләчәге»

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Парламентарийлар Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапны тикшерделәр. Экология министрлыгы эше турында доклад белән экология министры Александр Шадриков чыгыш ясады.

 «Соңгы биш елда Татарстан Республикасы территориясендә 52,2 млрд сумлык 850 табигать саклау чарасы гамәлгә ашырылган. 30 млрд сумга якын өлеш керткән предприятиеләрне билгеләп үтәсе килә. Бу бизнесның социаль җаваплылыгының ачык мисалы!- дип билгеләп үтте ведомство башлыгы. Еллык күрсәткечләр турында сөйләсәк, 2022 елда әйләнә-тирә мохитне саклауга 15 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән. Узган ел Татарстан 4 федераль проектта катнашты – «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Аларны гамәлгә ашыруга  6,8 млрд сум акча юнәлтелгән. Экологик чаралар региональ әйләнә-тирә мохитне саклау программасы хисабына да инвестицияләнә. 2022 елда 1,1 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

Иң мөһим бурыч, дип билгеләп үтте спикер - халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү.

Моның өчен, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән, Министрлык «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ ведомство карамагындагы учреждениесе белән берлектә су алу корылмаларына ревизия үткәрә. Ул Татарстанның 14 районында узды, 1629 су пункты тикшерелде. Эш бик мөһим, чөнки алынган лицензия – эчәр суның сыйфатын гарантияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International