ТР Экология министрлыгының Атмосфера һавасының пычрануын автомат рәвештә контрольдә тоту станциясе бер атна эчендә Казанда күкертле водород буенча берничә артуны теркәде

2023 елның 14 апреле, җомга

7-14 апрельдә Казан шәһәренең һаваның пычрануын автомат рәвештә контрольдә тотучы ике станциясендә күкертле водород буенча  рөхсәт ителгән концентрациядән артып китү теркәлгән. Осиново бистәсендә урнашкан АСКЗА-1дә 1,9 тапкырга арткан һәм Максимов урамы 76  АСКЗА-3тә -  3,8.

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары күчмә экологик лаборатория ярдәмендә атмосфера һавасын тикшерү өчен Осиново бистәсенә бардылар. Күчмә лаборатория артуны теркәмәгән. Шулай ук ял көннәрендә күчмә эколаборатория чыгулары оештырылды. 8 апрельдә лаборатория «Салават Күпере» микрорайонында Гәрәев урамында җилнең төньяк юнәлешендә 2,4 рөхсәт ителгән концетрация тапкырлыгы белән күкертле водород буенча артуны теркәде.  Федераль күзәтчелеккә тиешле объектларның якын урнашуын исәпкә алып, барлык материаллар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара  идарәсенә, шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә тапшырылды.

Идел буе федераль округы буенча күчмә лаборатория атмосфера һавасын тикшерүне дәвам итә. Әлеге мониторинг 2023 елның 1 мартыннан Росприроднадзор лабораториясе тарафыннан «ПЖКХ «ИК» ҖЧҖ эшчәнлеген контрольдә тоту өчен өч ноктада башкарыла. Бу чорда 15 һава пробасы башкарылган һәм анализланган. Агымдагы атнада үткәрелгән тикшеренүләр артуларны күрсәтмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International