Экологлар Чаллы мәктәбендә викторина үткәрделәр

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм 4 нче балалар экология-биология үзәге тәрбиячеләре Чаллының 2 нче мәктәбенең икенче сыйныф укучылары өчен экологик викторина үткәрделәр.

Чара экологик викторина формасында узды. Укучыларны өч командага бүлделәр  («яшь натуралистлар», «табигать дублеры» һәм   « яшь  экологлар») һәм әйләнә-тирә дөнья турында сораулар бирделәр.

Эковикторинада төрле тематикага 6 тур булды. Яшь табигать сакчылары экология буенча белемнәрен күрсәттеләр,  файдалы экогадәтләре һәм табигатьтә ял иткәндә үзләрен ничек дөрес тотулары турында сөйләделәр. Өч команда да бу эшне уңышлы башкарды.

Викторина ахырында катнашучыларга татлы бүләк һәм Экология министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International