Бүген авиаочыш барышында экология министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин Татарстан районнарын тикшерде

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин катнашында 2023 елда Татарстан районнарына беренче авиатикшерү үткәрелде. Рейд Казан, Кама Тамагы, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч һәм Лаеш районнары территорияләрен карау буенча башкарылган.

Авиарейд барышында калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру һәм күмү фактлары ачыкланды, шулай ук киң таралган файдалы казылмалар чыгару урыннары тикшерелде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда санитар-экологик икеайлык кысаларында Татарстан территорияләренә өч авиаочыш ясалды. 446 табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International