ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында территориаль идарәләрнең экологлары, активистлар, волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр акцияләрдә актив катнаша һәм Татарстан Республикасы районнарында тәртип урнаштыруны дәвам итә.

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Татарстан районнарына тагын бер авиатикшерү уздырдылар. 23 апрельдә рейд барышында Казан шәһәре, Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче һәм Питрәч районнары территорияләре каралды. 

Чаллының 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Ломоносов укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре чакырылды. Конференциядә Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 60 тан артык укучы катнашты. 

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре юл сервисы объектларының санитар-экологик торышын, Нурлат районы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының бүленгән полосасын һәм юл буе полосаларын контрольдә тоту буенча уртак рейд уздырдылар.

Лаеш районының Никольский мәктәбендә экология буенча агитбригадалар арасында «Әйдәгез, планетаны бергәләп саклыйк!» республика конкурсына йомгак ясадылар. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында узды. Конкурс 22 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара җир көненә багышланды. 


22
апрель, 2023 ел
шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында экология министры Александр Шадриков Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында сөйләде.


21
апрель, 2023 ел
җомга

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында 17 һәм 18 апрельдә Казанда, Кукмарада, Арчада һәм Биектау авылында электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыелды. Ведомство буйсынуындагы бюджет учреждениеләре, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм битараф булмаган татарстанлылар электр ватыклары калдыкларын 10 тоннадан артык утильләштерүгә биргәннәр. Бөтен җыелган техника һәм электр җиһазлары эшкәртү өчен махсус экологик комбинатка тапшырылачак.

В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «Экологический герб: знать, чтобы сохранить» II Бөтенроссия конкурсына старт бирү турында игълан итә. Быел конкурс икенче тапкыр узачак. Теманың актуальлеге һәм социаль әһәмияте аркасында ул киң таралыш алды һәм күп санлы катнашучыларны җәлеп итте. Былтыр конкурска Россия Федерациясенең 80 субъектыннан 1700дән артык гариза кергән иде.

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары Түбән Кама шәһәренең «Ярдәм кулы» төркеме волонтерлары белән очрашты һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына гуманитар ярдәм тапшырды.


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

14 апрельдән 20 апрельгә кадәр Казан шәһәренең һавасын пычратуга автоматлаштырылган контроль биш станциясенең берсендә пычратучы матдәләрнең иң чик мөмкин булган концентрациясенең артуы теркәлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International