Татарстан яңадан электр калдыкларын җыю буенча экология программасында катнашты

2023 елның 21 апреле, җомга

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» проекты кысаларында 17 һәм 18 апрельдә Казанда, Кукмарада, Арчада һәм Биектау авылында электрон һәм электр җиһазлары калдыклары җыелды. Ведомство буйсынуындагы бюджет учреждениеләре, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм битараф булмаган татарстанлылар электр ватыклары калдыкларын 10 тоннадан артык утильләштерүгә биргәннәр. Бөтен җыелган техника һәм электр җиһазлары эшкәртү өчен махсус экологик комбинатка тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән нәтиҗәле файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда, «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Программаның төп максаты - халыкка экологик һәм үз вакытында хезмәт иткән техниканы эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирү.

Әлеге программада катнашу кагыйдәләре https://eko-fond.ru/electronics/ сылтамасы буенча мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International