Лаеш районының Никольский мәктәбендә экология буенча агитбригадалар конкурсына йомгак ясадылар

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Лаеш районының Никольский мәктәбендә экология буенча агитбригадалар арасында «Әйдәгез, планетаны бергәләп саклыйк!» республика конкурсына йомгак ясадылар. Чара санитар-экологик икеайлык кысаларында узды. Конкурс 22 апрельдә билгеләп үтелә торган Халыкара җир көненә багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Радик Нәҗметдинов та катнашты. Татарстанның төрле мәктәпләреннән 18 экологик команда үзләренең визит карточкаларын лаеклы тәкъдим иттеләр. Һәр коллектив  матур чыгышлар күрсәттеләр, балалар табигатькә сакчыл һәм аңлы караш турында сөйләделәр. Конкурста катнашучыларның барысы да ТР Экология министрлыгыннан истәлекле бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International