ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Су - барлык тере организмнарның яшәү нигезе һәм җирдәге төп байлыкларның берсе. Су ресурсларына сакчыл караш турында Чаллыдагы 1 нче мәктәп укучыларына сөйләделәр.

Мәгълүматны, шул исәптән гражданнарның шәхси мәгълүматларын контрольсез тарату очраклары килеп чыкмасын өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы WhatsApp чит ил сервисы аша мөрәҗәгатьләр кабул итүне туктату турында хәбәр итә.

Татарстан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эшләми трган ток чыганакларын җыю буенча акция старт алды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәренә керү урынында контейнер мәйданчыгының чүпләнүен һәм чүплек ачыкладылар. Хокук бозу Азнакай районы мониторингы барышында ачыкланган. Чүпләнгән участокның мәйданы 200 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме 20 куб. м.

Министрлыкның «Татарстан Республикасының экологик картасы» геомәгълүмат системасы «Акыллы шәһәр»  илкүләм премиясе призеры булды. Проект «Экология» номинациясендә 3 нче урынны алды.


19
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Ел саен 19 апрельдә дөньяда традицион булып киткән матур язгы бәйрәм – Умырзая көне билгеләп үтелә. Умырзаялар -кышкы салкыннан соң  шытып чыккан беренче чәчәкләр, алар язның башлану символы. Бу көнгә ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының территориаль идарәләре экологлары балалар өчен төрле чаралар әзерләгән.

Март дәвамында «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистлары үзләренең экобелемнәре  белән бөтен Татарстан белән уртаклаштылар. Мәгърифәтчелек акциясендә республиканың 16 районыннан 6500дән артык тыңлаучы катнашты. Экологик дәресләр, уеннар, квестлар һәм мастер-класслар Әлмәт, Агерҗе, Түбән Кама, Казан, Алексеевск, Сарман, Чистай, Мамадыш, Яшел Үзән, Арча, Мөслим, Ютазы, Лениногорск, Питрәч, Нурлат һәм Буа районнарында узды.

Бүген ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы инспекторлары журналистлар белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыннарына рейдка чыктылар.

Татарстанлыларны «Экология - һәркемнең эше» халыкара балалар -яшүсмерләр премиясенә һәм «Теләкләр шары» марафонына чакыралар.


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Санитар-экологик икеайлык кысаларында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт һәм Бөгелмә районнарының экологик хәлен ачыклау һәм яхшырту буенча рейдлар үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International