«Комсомольская правда» медиатөркеме халык экологик конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә. «Комсомольская правда» медиатөркеменең Илкүләм Экологик Премиясе - компанияләрнең, иҗтимагый оешмаларның һәм фикер лидерларының иң яхшы практикалары, технологияләре һәм проектлары өчен премия.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе адресына җирле халыктан Буа шәһәрендә начар ис турында шикаять килде.
Питрәч районында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Көек авылының 2нче «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен чүп-чарны сортлау һәм аны эшкәртү буенча белем бирү экодәресе үткәрделәр.
Безнең хезмәткәрләрнең балалары үзләренең бабаларының батырлыклары турында сөйлиләр.
25 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә Бөтенроссия Эколята көне билгеләп үтелә. Эколяталар-чын дуслар һәм табигатьне саклаучылар, әйләнә-тирә мохитне яратучы, саклаучы балалар. Бу көнгә ТР Экология министрлыгының территориаль идарәләре экологлары тематик дәресләр әзерләделәр.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама шәһәр прокуратурасының агынты суларны Инеш елгасына агызу турында мәгълүмат килде.
29 апрель көнне санитария-экология икеайлыгы кысаларындагы Үзәк республика өмәсенә чакырабыз. Ул «Рус-Алман Швейцариясе» махсус сакланылучы табигать территорияләрендә узачак.
Фестивальне уздыруның төп мәйданчыгы Round платформасы. Фестивальдә 10 яшьтән 23 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр катнаша ала. Катнашу өчен Round түләүсез мобиль кушымтасын урнаштырырга яисә аның web-версиясеннән (https://round.zone/) файдаланырга, бирем сайларга, проектны әзерләргә һәм бастырып чыгарырга кирәк.
9 майда Татарстан Экология министрлыгы хезмәткәрләренең балалары «Без сезнең исемнәрне хәтерлибез» дигән яңа сәхифәдә әби-бабаларының күрсәткән батырлыклары турында сөйләячәк.
Бөтенроссия өмәсе кысаларында 22 апрельдә Чаллының 65 комплексы артында плоггинг форматында экоузыш узды. Анда катнашучылар спорт белән чүп-чар җыюны берләштерделәр. 45 минут эчендә 100 дән артык активист 200 капчык чүп җыйды. Чаллылылар биш кешедән торган командаларга берләшеп чүп-чар җыйдылар.