Казанда ТР Экология министрлыгының атмосфераның пычрануын контрольдә тотуның автоматлаштырылган станциясе 330 мең үлчәү башкарды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

14 апрельдән 20 апрельгә кадәр Казан шәһәренең һавасын пычратуга автоматлаштырылган контроль биш станциясенең берсендә пычратучы матдәләрнең иң чик мөмкин булган концентрациясенең артуы теркәлгән.

Павлюхин урамы буенча урнашкан Атмосфераның пычрануын контрольдә тотуның автоматлаштырылган станциясе- 2дә углерод оксиды һәм азот оксиды буенча максималь рөхсәт ителгән иң чик концентрация 1,7  тапкыр арттырылган. Артулар автомобиль юлларында транспорт агымнарының интенсивлыгын арттыру чорында һәм станциягә якын урнашкан төзелеш мәйданчыгында төзелеш техникасы эшләү чорында теркәлгән.

Рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән пычратучы матдәләрнең артуы башка станцияләрендә теркәлмәгән.

 «Салават Күпере» торак комплексында һәм Авиатөзелеш районы территориясендә атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглауга һаман да аерым игътибар бирелә. Министрлыкның «Салават Күпере» микрорайонына даими рәвештә күчмә экология лабораториясенең чыгуы дәвам итә. Атмосфера һавасында пычраткыч матдәләр микъдарының артуы агымдагы атнада теркәлмәгән.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматы буенча, Авиатөзелеш районында һәм Зеленодольск районнарында атмосфера һавасының торышын тикшерү ай саен социаль-гигиена мониторингы кысаларында уздырыла - Химиклар урамындагы «Казаноргсинтез» ГАҖ (ПАО) 17) һәм Максимов урамындагы 3 нче һәм Шуравин урамындагы 55нче йортта, Осиново бистәсендәге 55нче йортта. Һаваның сайлап алынган барлык пробалары гигиена таләпләренә туры килгән.

Шулай ук атмосфера һавасын Россия табигать күзәтчелеге Идел-Кама төбәкара идарәсенең күчмә экологик лабораториясе ярдәмендә тикшерү дәвам итә. Әлеге мониторинг «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖнең эшчәнлеген өч ноктада контрольдә тоту өчен 2023 елның 1 мартыннан  белән гамәлгә ашырыла. Агымдагы тикшерү атнасында артулар  ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International