227 мең татарстанлы санитария икеайлыгында катнашты инде

2023 елның 22 апреле, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында экология министры Александр Шадриков Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында сөйләде.

Беренче өч атнада чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә 227 490 кеше чыкты. Гомуми тырышлык белән полигоннарга 129 мең куб метрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган.

4 801 махсус техника эшли. Төзекләндерү һәм яшелләндерү кысаларында муниципалитетлар 188 меңнән артык агач һәм куак утыртты.

1 апрельдән Министрлыкка татарстанлылардан 2 027 мөрәҗәгать керде.  Бу көненә 100гә якын. 2022 елда шундый ук чорда мондый мөрәҗәгатьләр 746 кергән.

Экология министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше «Мәктәп экопатруле» системасында теркәлгән.  Апрель башыннан Министрлыкка 1 266 мөрәҗәгать килгән. Чагыштыру өчен - бер ел элек алар якынча 600 иде.

«Укучылар кыштан соң безгә чүп-чар җыелган яки ташланган урыннарны ачыкларга булышалар. Димәк, безнең үсеп килүче буында экология мәсьәләләре өстенлекле», - дип белдерде Александр Шадриков.

Шулай ук кануннарны бозу турында гаризалар бирү өчен популяр платформа булып элеккечә «Халык контроле» кала. 22 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, бу системада Экология министрлыгы контролендә «Чүплекләр» категориясе буенча 168 мөрәҗәгать булган.

Мәсәлән, Алабуга районы Буровик бакча коммерцияле булмаган ширкәте. 11 апрельдә ерганакта зур чүплек таптылар. Башкарма комитетка карата Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан 16 июньгә кадәр булган чүплекне бетерү турында  кисәтү бирелгән. Шулай ук табигатьне саклау ведомствосы башлыгы төбәк операторлары тарафыннан чүп-чар чыгару проблемасына да тукталды. «Быел Экология министрлыгына регоператорлар эшенә һәм контейнер мәйданчыкларын карап тотуга бик күп шикаятьләр килә. Хезмәттәшләр, башкарма комитет җитәкчеләре, эш регоператорлар эшендә генә түгел, сез дә әлеге мәйданчыкларны карап тотуга кагылышлы мәсьәләләрне контрольгә алырга тиешсез. Мондый шикаятьләр инде 200дән артык. Төбәк операторлары федераль экологик күзәтчелеккә караганлыктан, шикаятьләр Росприроднадзорга тапшырыла» , - дип билгеләп үтте спикер.

 Ике айлык кысаларында барлык табигать саклау ведомстволары хокук бозуларны ачыкларга ярдәм итә. Икеайлык чорында республика буенча күзәтчелек органнары тарафыннан барлыгы 2 098 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 1 235е бетерелгән. Хокук бозулар арасында беренче урында - чүплекләр. 1 141 рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган, аларның 750е инде бетерелгән. 545 административ материал төзелгән, 314,5 мең сумга штраф салынган.

13 апрельдә Республиканың 8 районында авиаочышлы рейд уздырылды, 66 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Икеайлык кысаларында Министрлык инспекторлары гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының юл яны полосаларын тикшерә башладылар. Бу территорияләрне урап чыгу «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә алып барыла.

Май башында шулай ук Росприроднадзор һәм прокуратура органнары вәкилләре катнашында тимер юлның бүлеп бирелгән полосасын комиссияле урап узу планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган ел икеайлык кысаларында 93 шундый хокук бозу очрагы ачыкланган иде.

Тәртип урнаштыруга Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының подрядчы оешмалары да кушылды. 2,5 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары җыелган, көн саен 500дән артык кеше һәм 200 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International