В.И. Вернадский исемендәге дәүләтнеке булмаган экология фонды «Экологический герб: знать, чтобы сохранить» II Бөтенроссия конкурсына старт бирү турында игълан итә. Быел конкурс икенче тапкыр узачак. Теманың актуальлеге һәм социаль әһәмияте аркасында ул киң таралыш алды һәм күп санлы катнашучыларны җәлеп итте. Былтыр конкурска Россия Федерациясенең 80 субъектыннан 1700дән артык гариза кергән иде.
Конкурста Россиянең теләсә нинди гражданины яисә 7 яшьтән өлкәнрәк затлар төркеме катнаша ала. Эшләр теләсә нинди матур техникада яки график редакторлар ярдәмендә башкарылган рәсем булырга тиеш. Катнашу өчен онлайн-форманы тутырырга һәм конкурс эше белән файл куярга кирәк.
Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. Конкурска йомгаклар 1 августтан 31 августка кадәр ясалачак. Конкурс уздыру турындагы Нигезләмә таләпләре нигезендә заявка биргән барлык катнашучылар катнашучы сертификатын алачак. Конкурста җиңүчеләр истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
«ЭкоГерб» конкурсын уздыру турында нигезләмәне түбәндәге сайтта карарга була: http://vernadsky.ru/de/proekty/ecogerb.