Экологлар авиаочыш барышында калдыкларны тиешсез урынга урнаштыруның 35 фактын ачыклады

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында Татарстан районнарына тагын бер авиатикшерү уздырдылар. 23 апрельдә рейд барышында Казан шәһәре, Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче һәм Питрәч районнары территорияләре каралды.  Очышны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары - ТР табигатьне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин башкарды. Вертолет очышы нәтиҗәләре буенча калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның 35 факты ачыкланган. Гадәттәгечә,  очыш барышында чүплекләр ачыклана, шулай ук су саклау зонасы махсус контрольдә тора. Исегезгә төшерәбез, бу икеайлык кысаларында икенче авиаочыш инде. Беренче рейд барышында республиканың 8 районында 66 хокук бозу очрагы ачыкланган. Элеккеге кебек үк, хокук бозуларның күпчелек өлеше - калдыкларны тиешсез урынга  урнаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International