Чаллының 60 укучысы «Ломоносов укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Чаллының 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен «Ломоносов укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Жюри әгъзалары сыйфатында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре чакырылды. Конференциядә Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 60 тан артык укучы катнашты. Конференциядә 9 секция эшләде:

-«Үсемлекләрнең һәм хайваннарның биологиясе»;

-«Экология һәм химия»;

-«Кеше сәламәтлеген саклау»;

-«Психология һәм педагогика»;

-«Математика». «Физика һәм техник иҗат». «Информатика»;

«Тарих, туган якны өйрәнү»;

«Җәмгыять белеме, хокук белеме һәм икътисад. Туган якны өйрәнү»;

- «Татар һәм  инглиз филологиясе» (әдәбият белеме һәм тел белеме);

-«Рус филологиясе» (әдәбият һәм тел белеме»).

Конференциядә катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

«Егетләр бик актив булды, бу исә экология мәсьәләләре белән кызыксыналар дигән сүз. Барлык проектлар да бик кызыклы булды, ә докладлар тематикасы бик төрле иде» , - дип сөйли Кама буе территориаль идарә инспекторы Ләйлә Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International