Татарстанда чәршәмбе һәм шимбә өмәләре дәвам итә

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

Санитар-экология икеайлыгы кысаларында территориаль идарәләрнең экологлары, активистлар, волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр акцияләрдә актив катнаша һәм Татарстан Республикасы районнарында тәртип урнаштыруны дәвам итә.

Мәсәлән, Казанның Мирный бистәсенең каен урманында гомумшәһәр өмәсе узды. Монда генераль җыештыру «Чиста уеннар» форматында узды. Акциягә ТР Экология министрлыгы Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары да кушылды. Казанда территорияләрне чистартуда 25 меңнән артык кеше катнашты, 250 берәмлектән артык төрле техника эшләде. Ә Буа районында «АБВГДЕЙКа» балалар бакчасы педагоглары һәм 2 нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары  җыештыруга чыктылар. Гомуми көч белән Карлы елгасының һәм Безымянный елганың яр буе чистартылды. Ютазы районында шулай ук территорияләрне чистарту буенча акцияләр дәвам итә. Өмәләрдә барлыгы 300 дән артык җирле кеше катнашты, 68 кубометр чүп-чар чыгарылды. Мондый чаралар Әгерҗе районында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International