9 июньнән16 июньгә кадәр Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесе атмосфера һавасында күкертле водородның рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән арту очракларын теркәгән.
Бүген без сезне Теләче 1нче балалар бакчасындагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән таныштырырга телибез. Балалар тәрбиячеләргә чәчәк түтәлләрен матурларга, чүп үләннәрен утарга һәм үсемлекләр утыртырга ярдәм иттеләр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районында су объектында марганец булу-булмавын тикшерделәр.
1 июньнән Татарстанда «Чиста һава» операциясе башланды. 30 сентябрьгә кадәр ТР Экология министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә төтен газларында агулылык нормадан артып киткән транспорт чараларын ачыклаячак.
Ел саен 15 июньдә мөһим бәйрәм - Яшь натуралист көне билгеләп үтелә. Нәкъ 105 ел элек Сокольникида беренче тапкыр яшь натуралистлар өчен оештырылган экскурсия булган. Бу вакыйга мәктәптән тыш учреждениенең - Табигатьне яратучы яшьләрнең станциясенең тууы белән истә калды.
Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе заявкалар кабул итә башлау турында игълан итте. Конкурста катнашуга гаризалар электрон рәвештә 9 июньнән 23 июньгә кадәр тапшырыла.
Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрделәр. Инспекторлар укучыларга мобиль экологик лабораторияне күрсәттеләр һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр. Шулай ук балалар «АВТОТЕСТ» газ анализаторын карадылар. Бу приборны экологлар «Чиста һава» операциясе кысаларында пычраткыч матдәләрне үлчәү өчен кулланалар. Исегезгә төшерәбез, ул Татарстанда 1 июньнән старт алды.
Республиканың Кама Тамагы районында Кызыл китапка кертелгән кошларны реинтродукцияләү буенча беренче үзәк булдырылган. Июнь башында бирегә Мәскәү ягыннан дала лачыны чебиләре китерелә. Ай-ай ярымлык 10 лачын кошчыгы хекларга (кошлар өчен ясалма оялар) урнаштырылган, монда ук Кама Тамагы районында волонтерлар өчен лагерь оештырылган. Кошларны Экология министрлыгы белгечләре һәм орнитологлар күзәтә.
Чаллы шәһәренең 22нче мәктәбендә «Яшь экологлар слеты» узды, анда укучыларның уку елында экологик эшләренә йомгак ясалды. Слетка шәһәрнең иң актив 50дән артык яшь экологы һәм аларның җитәкчеләре чакырылган.
Тәтеш районы балалар бакчалары һәм мәктәпләре 400 килограммнан артык эшләми торган ток чыганагы җыйды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә эшләми торган туклану элементларын җыю буенча чираттагы табигать саклау акциясе узды. 84 кг батарейканы «Сказка» балалар бакчасы һәм 90,3 килограмм батарейканы Ханжин исемендәге 1 нче мәктәп җыйган.