ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

12 октябрьдә Ленинград өлкәсенең Волосово шәһәрендә Россиянең балалар экологик киносы көне узачак. Быел фестиваль үзенең юбилеен билгеләп үтәчәк-ул 10 тапкыр уза. Чараның максаты – экологик белем бирү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү.

Бүген ТР Экология һәм  табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе инспекторлары белән берлектә ТР Югары Ослан районында «Малиновка» ЮХИДИ постында төтен газларында пычраткыч матдәләр буенча нормалардан артып киткән транспорт чараларын ачыкладылар.

Су һәм һаваны лаборатор анализлау һәм тикшерү турында ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбенең «Экоотряд» лагеренда катнашучылар өчен сөйләделәр. Балаларны экологик күзәтчелек бүлеге эше белән таныштырдылар һәм экологларның кораллануында булган техник чаралар турында сөйләделәр.

Мөслим районы мониторингы барышында ТР Экология Министрлыгының Ык  буе территориаль идарәсе инспекторлары Олы Чакмак авылы янында рөхсәтсез чүплек таптылар. Чүпләнгән участокның мәйданы 160 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме 30 куб. м.


20
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Югары Ослан районы Шеланга авылы мәдәният йортында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары «Дуслык» мәктәп яны лагеры балалары өчен экологик дәрес үткәрделәр. Экологлар балаларга ни өчен чүп-чарны сортлау мөһим икәнен әйттеләр, чөнки бу ысул белән без аның санын киметәбез.

Сүз Кызыл китапка кертелгән  дала лачыннары- балобаннар турында бара. Бу планетада иң тизләрнең берсе булган матур ерткыч кош. Кайчандыр ул Татарстанда да яшәгән, әмма соңгы тапкыр аны монда 1974 елда күргәннәр.

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы утырышы узачак. Чарада Ростехнадзорның Идел буе идарәсе һәм ТР Экология министрлыгының Су ресурслары бүлеге вәкилләре катнашачак.

Нурлат шәһәрендә Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Айрат Низамиев  гражданнарны шәхси кабул итте. Анда ТР Экология министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Ленар Шәйдуллин, Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм «Нурлат урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе катнашты.


19
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре башлыклары һәм хезмәткәрләре «Экояз 2023» конкурсының район этабында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.


16
июнь, 2023 ел
җомга

Без кечкенә канатлы ерткыч язмышы турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Хәзер ул безнең Ык буе территориаль идарәсе инспекторы Эльза Вәлиева күзәтүе астында. Табылдыкка инде исем дә биргәннәр, хәзер аның исеме Кузя һәм ул үзен бик яхшы хис итә. Кечкенә кошчыкны безнең инспекторның бөтен гаиләсе карый, ә рационны ветеринария табиблары белән килештерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International