ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре «Чиста һава» операциясе кысаларында 373 транспорт чарасын тикшерделәр

2023 елның 16 июне, җомга

1 июньнән Татарстанда «Чиста һава» операциясе башланды. 30 сентябрьгә кадәр ТР Экология министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә төтен газларында агулылык нормадан артып киткән транспорт чараларын ачыклаячак. Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре 373 транспорт чарасын тикшергән инде. Бензин двигательле машиналарда 3 һәм дизель двигательле җиңел автомобильләрдә 1 бозылу ачыкланган. «Чиста һава» операциясе кысаларында тикшерү М7 федераль трассасында «Малиновка» ЮХИДИ постында узды.

1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр экологлар куркыныч пычраткыч матдәләр күләменә ким дигәндә 6 мең автомобиль тикшерергә планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» операциясе 1983 елдан бирле бара. Автотранспортны тикшерү төп автомагистральләрдә, контроль үткәрү пунктларында һәм предприятиеләрдә уза. Чараның максаты-автотранспортның газларында пычраткыч матдәләр күләме нормативларын үтәүне контрольдә тоту һәм атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү. Узган ел экологлар тарафыннан 5 меңнән артык машина тикшерелгән, 183 хокук бозу очрагы ачыкланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International