ТР Экология министрлыгының Казандагы һаваның пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре 530 меңнән артык үлчәү үткәргән

2023 елның 16 июне, җомга

9 июньнән16 июньгә кадәр Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесе атмосфера һавасында күкертле водородның рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән  арту очракларын теркәгән.

Күкертле водород буенча рөхсәт ителгән концентрациядән артып китүләр Осиново бистәсендә урнашкан АСКЗА -1дә һәм И.Шакиров урамындагы 3 нче йортта урнашкан «Салават Купере»  микрорайонындагы  АСКЗА-5тә  теркәлгән. Федераль күзәтчелеккә тиешле объектларның якын урнашуын исәпкә алып, барлык материаллар Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә тапшырылган. Хәзерге вакытта теркәлгән арту буенча атмосфера һавасын пычратуның потенциаль чыганакларын ачыклау өчен Казан шәһәренең җыелма базасы ярдәмендә таралуны  исәпләүләр үткәрелә.

Казанның төньяк зонасында атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглауга элеккечә аерым игътибар бирелә, биредә министрлыкның күчмә экологик лабораториясе тикшерүләр уздыруга даими рәвештә чыга. Рейд нәтиҗәләре буенча бу атнада Зеленодольск районының Ремплер авылында да күкертле водород артуы буенча  бер  очрак ачыкланды.

Павлюхин, Максимов һәм Четаев урамнарында урнашкан АСКЗАлар узган атнада пычраткыч матдәләр буенча артуны теркәмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International