ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Суның үзлекләре турында «Сөенеч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре сөйләде. Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларга табигатьтә су әйләнеше турында  һәм су белән электр энергиясенең ничек бәйле булуын ачык аңлаттылар.


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Мөслим районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Шуганка авылы янында калдыклар ташлауны ачыклаган. Пычранган участокның мәйданы 1550 кв.м тәшкил иткән, чүплек күләме - 650 куб метр.

Балаларны күңелле каникуллар «Табигать законнары буенча» палатка лагеренда көтәләр.  Эко-смена «Пионер» балаларны савыктыру лагере базасында узачак. Быел 6 июльдән 12 июльгә кадәр балалар табигать дөньясына сәяхәт кылачак һәм экологиянең төп законнары белән танышачак. Аларны мавыктыргыч дәресләр, төрле мастер-класслар, квестлар һәм уеннар көтә.

Апас районы мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары Каратун бистәсендә калдыкларны  ташлауны ачыкладылар.

Питрәч районының «Каенкай» балалар бакчасында экологик тәрбия буенча республика практик-ориентлы семинар узды. Семинар кунаклары - ТР Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгече Анастасия Мердюкова һәм ТР Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары Андрей Агарков.


9
июнь, 2023 ел
җомга

Без #ЭстафетаДобра марафонын дәвам итәбез. Атна саен сезнең эстафетага кушылуыгызны һәм «ВКонтакте»да игелекле эшләрегезне күрсәтүегезне күзәтәбез һәм шатланабыз. 8 июньдә без #Эстафетыдобраның беренче өч җиңүчесен бүләкләдек, ә бүген киләсе геройларыбыз турында сөйләргә телибез.

2 июньнән 9 июньгә кадәр Казанда һаваның пычрануын контрольдә тотучы биш автомат станциянең икесе атмосфера һавасында күкертле водородның рөхсәт ителгән иң чик концентрациядән  арту очраклары теркәлгән.

Бүген «Фестивальный» бульварында экология министры урынбасары Егор Тарнавский Россия Федерациясе Хисап палатасы инспекциясе башлыгы урынбасары Сергей Варламов белән бергә 10 тубылгы куагы   үсентесе утыртты. Чара «Экосистема: яшел эшләр марафоны» бөтенроссия экология акциясе кысаларында уздырылды.

«2023 елның 1 августыннан 2024 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аучылык ресурсларын аулау лимитын раслау турында» Татарстан Республикасы Раисе Указы проектына дәүләт экология экспертизасы тәмамланды.

Росводресурсы тарафыннан Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча Ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International