Тәтеш районы халкы утильләштерү өчен 400 килограммнан артык батарейка җыйган

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Тәтеш районы балалар бакчалары һәм мәктәпләре 400 килограммнан артык эшләми торган   ток чыганагы җыйды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә эшләми торган туклану элементларын җыю буенча чираттагы табигать саклау акциясе узды. 84 кг батарейканы  «Сказка» балалар бакчасы һәм 90,3 килограмм батарейканы Ханжин исемендәге 1 нче мәктәп җыйган.

Исегезгә төшерәбез, чараның төп максаты – чүп-чарны аерым җыюны һәм эшкәртелгән батарейкаларны утильләштерүне пропагандалау. Министрлык белгечләре даими рәвештә табигатькә сакчыл мөнәсәбәт темасына экологик дәресләр үткәрәләр, шул рәвешле алар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә экологик аңлылык дәрәҗәсен күтәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International