Ел саен 15 июньдә мөһим бәйрәм - Яшь натуралист көне билгеләп үтелә. Нәкъ 105 ел элек Сокольникида беренче тапкыр яшь натуралистлар өчен оештырылган экскурсия булган. Бу вакыйга мәктәптән тыш учреждениенең - Табигатьне яратучы яшьләрнең станциясенең тууы белән истә калды. Хәрәкәтнең үсеше тиз темплар белән барды. Бер елдан соң дүрт түгәрәк ачылды: «Бакчачылар» (ботаниклар), «Кошчылар» (орнитологлар), «Бөҗәкчеләр» (энтомологлар), «Су яратучылар» (гидробиологлар). Станция үзе соңрак Тимирязев исемендәге яшь натуралистларның үзәк биостанциясенә үзгәртелде. Хәрәкәтнең һәр әгъзасы күкрәк тамгасына ия булган һәм сигез әмердән торган кодексны үтәгән, шуларның иң мөһиме -табигатьне күзәтү, язмалар алып бару һәм дөреслеккә омтылу.
Совет юннатлары даирәсеннән бөтен дөньяда билгеле булган селекционерлар, агрономнар, төрле белгечлекләр һәм экологлар кебек танылган табигать тикшеренүчеләренең бик күп буыны үсеп чыкты.
2018 елдан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе белән берлектә Татарстан Республикасында яшь натуралистлар хәрәкәтен активлаштыру буенча эш алып баралар. Хәзерге вакытта юннатлар саны 2000 нән артык кеше тәшкил итә. Бу 33 муниципаль районнан килгән балалар. Алар өчен ел саен укытучылар да катнаша ала торган түгәрәкләр һәм конкурслар, шулай ук милли паркларга һәм тыюлыкларга экскурсия программалары оештырыла. Узган елдан Татарстан юннатлары сафына яшь армиячеләр дә кушылды, бу ике яшүсмерләр хәрәкәтенең хезмәттәшлек итүе урында килешү имзалады.