Чаллыда «Яшь экологлар слеты» узды

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең 22нче мәктәбендә «Яшь экологлар слеты» узды, анда укучыларның уку елында экологик эшләренә йомгак ясалды. Слетка шәһәрнең иң актив 50дән артык яшь экологы һәм аларның җитәкчеләре чакырылган. Чарада ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе экологлары да катнашты. Ел дәвамында балалар төрле экодәресләрдә һәм табигатьне саклау акция-өмәләрдә һәм мастер-классларда катнаштылар, Иң актив экологик чараларда катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Чарада катнашучыларга рәхмәт сүзләрен Кама буе территориаль идарәсе белгече Ләйлә Галимова белдерде: «Актив позициягез һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә куйган тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт. Сезгә барыгызга да табигатьне саклау эшендә уңышлар һәм бердәмлек телим».

Слетны оештыручылар - ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, «Түбән Кама» милли паркы, «Эколаб» компаниясе һәм «Союз-регион» компанияләр төркеме ярдәме белән 4 нче балалар экология-биология үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International