Татарстанда Кызыл китапка кертелгән дала лачыннары-балобан кошчыклары беренче очышка кузгалдылар

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Республиканың Кама Тамагы районында Кызыл китапка кертелгән кошларны реинтродукцияләү буенча беренче үзәк булдырылган. Июнь башында бирегә Мәскәү ягыннан  дала лачыны чебиләре китерелә. Ай-ай ярымлык 10 лачын кошчыгы хекларга (кошлар өчен ясалма оялар) урнаштырылган, монда ук Кама Тамагы районында волонтерлар өчен лагерь оештырылган. Кошларны Экология министрлыгы белгечләре һәм орнитологлар күзәтә.

Экология министрлыгы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, чебиләр юлны яхшы кичергәннәр, аларны җирдән якынча метр ярым биеклектә куелган хекларга урнаштырганнар, шулай ук оя кору урыннарын, хәрәкәт итү маршрутларын күзәтеп бару һәм гомумән Кызыл китапка кертелгән кошларның  яшәү рәвеше турында күбрәк белү өчен аларны «боҗралаганнар»- номерлы боҗраларны аякларына  кигезгәннәр.

Волонтерларның төп бурычы-чебиләрне тукландыру, күзәтүләр журналы алып бару һәм аларның адаптациясен контрольдә тоту. Волонтерлар - КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты студентлары. Көн саен алар постта торалар һәм көненә берничә тапкыр чебиләрне ашаталар. Кошларны тере азык - чебиләр белән, балобаннар кешене күрмәсен өчен, махсус тәрәзә аша ашаталар. Шулай итеп,  кошчыклар ауга һәм әйләнә-тирә мохиткә ияләшергә өйрәнәчәк.

 «Бездә монда һәрберсе  5 коштан торган 2 хек урнаштырылган. Иделгә караган беренче хекта кошлар инде очалар. Территорияне волонтерлар күзәтә, ул киртәләнгән, өстәмә рәвештә  хекларга якын килергә ярамаганлык турында вакыйгалар тасвирланган такта урнаштырылачак . Безнең бурыч - кошларны киләчәктә тыныч кына аулый алсыннар һәм оя кору урынына оча алсыннар өчен кыргый табигать шартларында кеше ярдәменнән башка максималь үстерү», - дип сөйли Андрей Агарков – А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү региональ иҗтимагый фондының башкарма директоры, Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе урынбасары.

Яңа проект «Холзан»  ерткыч кошларны тернәкләндерү үзәге ярдәмендә тормышка ашырыла, ул ерткыч кошларны тоту, тернәкләндерү һәм үрчетү буенча Россиянең иң зур үзәге булып тора.

 «Дала лачыны – тоткынлыкта бик авыр үрчетелә торган һәм бик авыр күзәтелә торган төр. Ул җирдәге иң тиз  кошларның берсе, аны күзәтүе авыр. Бу очракта әлеге проектны гамәлгә ашыручы  ТР Экология министрлыгы һәм А.И.Щеповских исемендәге фондка рәхмәт.  Бүген бездә шатлыклы хәбәр бар, безнең беренче хектан инде 3  кошчык очып китте, без бераз борчылдык. Беренче очыш һәрвакыт сораулар тудыра, бу һәрвакыт кошлар өчен проблема. Икесе кире очып кайтты, димәк өченчесе дә тиешле күнекмәләр алып, кире хекка кайтыр дип тынычлана алабыз», - дип сөйләде бүген журналистларга «Холзан» үзәге эксперты, орнитолог Юрий Павлов. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, дала лачыны -кайчандыр Татарстанда яшәгән, әмма 50 ел элек юкка чыккан уникаль төр.

 «Балобанның ни өчен хәзерге мохиттә бик сирәк булуын бәяләү авыр. Кызганычка каршы, хәзерге мохиттә яшәргә теләмәгән төрләр бар. Син өч тапкыр иң чыдамлы була аласың, ләкин парадокс шунда ки, син үзеңне хәзерге дөньяда таба алмыйсың һәм бу сер. Без бу кошның монда яшәргә лаеклы булуына бик ышанабыз, ул бу проект ярдәмендә Татарстан күгенең бизәге булып торыр».

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның гыйнварыннан ТР Экология министрлыгы «Сибур» компаниясе ярдәме белән әлеге масштаблы проектны гамәлгә ашыра башлады, ул «Сибур» ААҖнең «Игелекле  эшләр формуласы» грант конкурсында җиңүче булды.

«Дала лачынын  торгызу проекты идеясе узган елдан бирле эшләнә. Татарстан Экология министрлыгына республикада яңа проектны гамәлгә ашыру тәкъдиме килде, бигрәк тә Уралда уңай практика бар. Без бу тәҗрибәне өйрәндек һәм әлеге проектны хупларга булдык, чөнки 1970 еллар ахырында балобаннар Татарстанда яшәгәннәр, ә хәзер ул Кызыл китапка кертелгән кош. Без монда үсеп килүче чебиләр Татарстанда калыр һәм  популяция яңадан туар дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте экология министры урынбасары Ольга Манидичева.  

Исегезгә төшерәбез, дала лачыны– Халыкара табигатьне саклау берлегенең, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән сирәк очрый торган кош төре. Соңгы тапкыр безнең республикада  аның оясы 1974 елда Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралы участогы территориясендә теркәлгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан  дала лачыны популяцияләрен торгызу буенча чаралар күрелә, Камчатка краенда дала лачыны кошларын реинтродукцияләү һәм саклау үзәген булдыру ачык мисал булып тора. Шулай ук  бу кошларның популяциясен торгызуда Татарстан, Алтай, шулай ук  лачынлы ау  популяр булган гарәп илләре хөкүмәтләре кызыксыну белдерә.

Татарстан Республикасында лачын кошлар традицияләренең яңадан торгызылуы ислам дөньясының  лачынлы ау популяр булган илләре белән күп яклы хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы экспертлар советы 2022 елның мартында  лачын ауын Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектлары каталогына кертүне хуплады.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру:

- сирәк очрый торган  лачыннарның популяциясен арттыру;

- Идел-Кама дала лачыны популяциясен торгызу буенча алшартлар бирергә;

- тәҗрибәне Идел-Кама төбәгенең башка территорияләрендә дә таратырга;

- сирәк очрый торган кош төрләрен үрчетү буенча масштаблырак проектларны гамәлгә ашыру өчен инвесторларны, шул исәптән гарәп дөньясы илләреннән дә җәлеп итүгә ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International