Бүген без сезне Теләче 1нче балалар бакчасындагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән таныштырырга телибез. Балалар тәрбиячеләргә чәчәк түтәлләрен матурларга, чүп үләннәрен утарга һәм үсемлекләр утыртырга ярдәм иттеләр.
#Эстафетадобраның бер өлеше булган һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Марафонга һәркем кушыла ала, бары тик табигатькә, җәмгыятькә, кешеләргә файда китерерлек игелекле эш башкарырга кирәк. Игелекле эш башкар - фото яисә видео яздыр, #ЭстафетаДобра һәм #минэкологиирт хештегларын куеп аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә урнаштыр. Иң мөһиме, эстафетаны башка катнашучыга тапшырырга онытма, аны постта билгеләп үт. (Конкурста катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш).