Азнакай укучылары Казан дәүләт техник университеты лабораториясендә экскурсиядә булдылар

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрделәр. Инспекторлар укучыларга мобиль экологик лабораторияне күрсәттеләр һәм аның эш принциплары турында сөйләделәр. Шулай ук балалар «АВТОТЕСТ» газ анализаторын карадылар. Бу приборны экологлар «Чиста һава» операциясе кысаларында пычраткыч матдәләрне үлчәү өчен кулланалар. Исегезгә төшерәбез, ул Татарстанда 1 июньнән старт алды.

«Теорияләр-практика» форматы» укучыларда һәрвакыт аерым кызыксыну уята. Мондый алым белән  балалар үзләрен эколог һөнәрендә сынап карый ала. Экскурсия барышында балаларның нинди белемнәр алуы яхшырак истә кала», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Ык буе   территориаль идарәсе инспекторы Эльза Вәлиева.

Чара «Экосистема: яшел эшләр марафоны» Бөтенроссия экология акциясе кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International