Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсына гаризалар кабул итү старт ала

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе заявкалар кабул итә башлау турында игълан итте. Конкурста катнашуга гаризалар электрон рәвештә 9 июньнән 23 июньгә кадәр тапшырыла. Барлыгы 21 юнәлеш, алар арасында:

- социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм;

- гражданнарның сәламәтлеген саклау;

- гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү;

Быел конкурста яңа юнәлеш - «Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм»

Һәр коммерциягә карамаган оешма проект белән бер генә  гариза бирә ала, грант суммасы - 3 млн сумнан артык түгел.

Конкурсны «Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» автоном коммерциягә карамаган оешмасы оештыра. Конкурска гариза әзерләү мәсьәләләре буенча коммерциячел булмаган оешмаларның муниципальара ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар укуны, консалтингны һәм коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген түләүсез нигездә алып бара.

Катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат әлеге сылтамада: https://грантытатарстан.рф/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International