Чаллы шәһәренең 60 нчы «Иволга» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен интерактив дәресне ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм «Гринта» ҖЧҖ вәкилләре үткәрде. Белгечләр балаларга чүп-чар һәм чүплекләрнең әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян китерүе турында сөйләделәр, ә чүп-чарның экологик проблемасын хәл итү өчен аны чишү юлларын тәкъдим иттеләр. Алган белемнәрен ныгыту өчен, балалар «Нәрсә артык» һәм «Дөрес бүлегез» дигән мавыктыргыч уеннар уйнадылар.
1 июньнән Татарстанда «Чиста һава» операциясе кысаларында Экология министрлыгы инспекторлары ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә 2941 транспорт чарасын, шул исәптән 142 йөк автомобилен һәм 131 автобусны тикшерделәр. 80 автомобильдән чыккан газларда пычраткыч матдәләр буенча нормадан артып китү очраклары ачыкланды. Татарстанда транспорт чараларының экологик куркынычсызлыгын тикшерү сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Мәскәүдә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәтенең сайлап алу этабы узды. Татарстан Республикасын «Әйләнә-тирәлекне саклау» компетенциясе буенча конкурста В.П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятенең 3 нче курс студенты Альвир Камалов тәкъдим итте.
Саба районын мониторинглау барышында Төньяк территориаль идарә инспекторлары рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Олы Нырты авыл җирлегендә хокук бозу очрагы теркәлгән. Территориянең чүпләнү мәйданы 150 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 86 куб. м.
Казанда 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2023 Халыкара форумы узачак. Kazan Digital Week – 2023 форумы программасына пленар утырышлар, сессияләр, «түгәрәк өстәлләр», техник визитлар, дискуссияләр, мастер-класслар, мәдәни-танышу чаралары керә.
Бу ял көннәрендә Әлмәттә «Солнечный» савыктыру лагере базасында Яшь геологларның XIV Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы старт алды, катнашучыларны экология министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин сәламләде. Ул балалар белән аралашты, аларның идеяләрен һәм эшләнмәләрен бәяләде, проектларны алга таба тормышка ашыру буенча киңәшләр бирде.
Түбән Кама районында узган өмәдә "Чиста булачак" яшьләр хәрәкәте активистлары, волонтерлар, дайверлар, РГҖ әгъзалары һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасында эшкәртелгән ток чыганакларын җыю буенча конкурсның чираттагы этабына йомгак ясады. Быелның беренче яртыеллыгында мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 31 047 кг батарейка җыйганнар.
Июнь башында Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм орнитологлар Кама Тамагы районының Тенеш бистәсенә кызыл китапка кертелгән лачын-балабанның 10 кош баласын алып килделәр. Аларны ясалма ояларга урнаштырдылар. Җәй буе кошчыкларны орнитологлар күзәтеп тордылар, ә волонтерлар кошчыкларны яхшылап тукландыру турында кайгырттылар.
28 июльдә Зеленодольск районы, Осиново поселогында урнашкан АСКЗА-1 тарафыннан тулы штиль вакытында, җилнең тизлеге секундына 0 метр булганда сероводород буенча 2,2 мәртәбә чиктән тыш мөмкин булган концентрацияләрнең артып китүе теркәлгән.