Бүген Кызыл китапка кертелгән лачын-балаланнарны тергезү проекты буенча волонтерларда кунакта булдык

2023 елның 28 июле, җомга

Июнь башында Экология министрлыгы хезмәткәрләре һәм орнитологлар Кама Тамагы районының Тенеш бистәсенә кызыл китапка кертелгән лачын-балабанның 10 кош баласын алып килделәр. Аларны ясалма ояларга урнаштырдылар.  Җәй буе кошчыкларны орнитологлар күзәтеп тордылар, ә волонтерлар кошчыкларны яхшылап тукландыру турында кайгырттылар.

Һәм менә нәтиҗә: барлык кошчыкар да канатларына басып, хәзер үзләре өчен ризык таба алалар. Алар ояга бик сирәк киләләр, чын ерткычлар кебек аулауны өстен күрәләр. Безнең визит вакытында без орнитолог Иван Чаплашкин белән дә аралаша алдык. Ул үзенең яңа дусты – Архыз исемле лачын-балалан белән килгән иде.

«Без инде кошчыкларны иреккә чыгардык, хәзер безнең бурыч – аларның тәртибен өйрәнү. Аларның ничек үсүен, табигатьтә аулауларын күзәтү. Без балабаннарның көзен Татарстаннан җылырак төбәкләргә кышларга китәчәкме-юкмы икәнлеген белмибез. Әгәр алар китсәләр, оя корыр алдыннан алар мөгаен кире монда әйләнеп кайтырлар, чөнки иреккә чыгарылган урыннарын туган урыннары дип саныйлар. Әгәр бу кошларга  монда да бар нәрсә җитәрлек булса, алар калырга мөмкин, чөнки лачын-балабаннар салкыннарга яраклашкан», – дип сөйләде орнитолог.

Ә без искә төшереп үтәбез, Экология министрлыгының «Сибур» компаниясе грантына гамәлгә ашырылган проекты «Бәллүр компас» илкүләм премиясенә «Җәмәгатьчелек тануы» номинациясендә иң яхшы проект буларак тавыш бирүдә катнаша. 31 июльгә кадәр Татарстан инициативасын премия сайтында хупларга мөмкин https://rus-compass.ru/ .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International