20-22 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week – 2023 Халыкара форумы узачак

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Казанда 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2023 Халыкара форумы узачак. Kazan Digital Week – 2023 форумы программасына пленар утырышлар, сессияләр, «түгәрәк өстәлләр», техник визитлар, дискуссияләр, мастер-класслар, мәдәни-танышу чаралары керә. Катнашучыларның аудиториясен киңәйтү максатыннан форумны турыдан-туры һәм онлайн форматта уздыру планлаштырыла. KAZAN DIGITAL WEEK - 2023 миссиясе – фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, Россия Федерациясенең халыкара хезмәттәшлектә лидерлыгы нигезе буларак технологик суверенитет һәм мәгълүмат суверенитетын тәэмин итү.

Форумның 10 тематик юнәлеше:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Цифрлы индустрия 4.0;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

- Яңа чорның кибер куркынычсызлыгы;

- Финтех экосистемасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр

Исегезгә төшерәбез, узган ел цифрлаштыруның 10 төп юнәлеше буенча 143 программа чарасында 17,5 меңнән артык кеше катнашкан: 13,5 мең – турыдан-туры һәм 4 меңнән артыгы – онлайн. Махсус журналларда һәм форум хезмәтләре җыентыгында басылуга 150 фәнни мәкалә кабул ителгән.

Катнашу шартлары турында мәгълүмат, турыдан-туры һәм онлайн-катнашуны теркәү, шулай ук элемтәләр Kazan Digital week – 2023 Халыкара форумы сайтында тәкъдим ителгән https://kazandigitalweek.com/ru/site

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International