ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арчаның 10 нчы балалар бакчасы балалары өчен экодәрес үткәрделәр. Белгечләр балаларга сирәк очрый торган кошлар һәм хайваннарның ни өчен юкка чыгуы, янгынга нәрсәнең сәбәпче була алуы һәм чүп-чарны сортлауның ни өчен мөһим булуы турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Совет районында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турындагы мәгълүмат буенча урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында туфракка тимер-бетон ватыкларын туплау очрагы ачыкланган. Территориянең чүпләнү мәйданы 6376 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 7651 куб. м. Экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны исәпләп чыгарганнар.
Бүген «Байтик» балаларны савыктыру лагеренда экология министры урынбасары Егор Тарнавский «Табигать законнары буенча» экологик сменасында катнашучылар белән очрашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Идел буе районы Салмачы бистәсендә рөхсәтсез калдыклар урнаштыру турында мәгълүмат алгач, урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында төзелеш калдыклары туплануы ачыкланган, чүпләнгән участокның мәйданы 690 кв. м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 1207,5 куб. м.
Экология министрлыгында Бөтенроссия әйләнә-тирәлекне саклау фәнни-тикшеренү институты («ВНИИ Экология») вәкилләре белән эшне оештыру буенча очрашулар булып узды. Бу институт Казансу елгасының сынау су проекты мисалында «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» проектының икенче этабының фәнни-тикшеренү эшләрен башкаручы булып тора.
Татарстанның Экология министрлыгына «Камский трофей» дәүләт корпорациясен төзегәндә табигатьне саклау законнарын бозып җир эшләре алып бару турында гражданнар мөрәҗәгате килде. Халык фикеренчә, Кама Тамагы районының Кама Тамагы ш.т.п алып барылган эш шәһәрдә яшәүче кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын тудыра. Министрлык инспекторлары урынга чыгып, территорияне тикшерделәр. Урынга чыгу барышында җир эшләрен үткәрү факты теркәлде, бу эшләр җир участокларында битләүнең җимерелүенә китергән.
Казан шәһәренең «Дуслык» балаларга белем бирү-савыктыру үзәге базасында «Биосфера» республика экологик лагере-мәктәбенең XXIX сменасы уза. Профильле сменада экология буенча олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары әйләнә-тирә мохитне саклау буенча өстәмә белемнәр ала. Биредә Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Нурлат һәм Зеленодольск, Биектау, Мамадыш, Азнакай, Зәй районнарыннан 6-10 сыйныф укучылары җыелган.
Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсенә Сухарево - Зәй автоюлындагы авария турында хәбәр алынган. Аксар авылы янында автоцистерна кюветка ауган, нәтиҗәдә аз күләмдә чи нефть агып чыккан. Пычрану мәйданы 1,5 кв. метр тәшкил итә. Юл-транспорт һәлакәте урынына шулай ук «УТП Бугульминское» ҖЧҖ авария төркеме дә килә, алар нефтьне башка цистерналарга суыртып тутыралар.
Бу ял көннәрендә Лаеш районының Имәнкискә авылы янында урман утыртмаларын чистарту буенча экологик акция узды. Чараны оештыручылар – Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте. Җыештыру эшләренә әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган 60 активист чыкты.
«Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы сайтында, катнашучыны теркәү кырында, хәзер физик затлар өчен дә тутыру формасы бар. Теркәлгәннән соң, катнашучы электрон почтага куратор мәгълүматлары белән мәгълүмат алачак.